ДОМИНО и. ит. 28 сөяк (яки агач) пластинадан торган, өске ягына очколар төшерелгән уен һәм шулай ук бу уен өчен пластиналар җыелмасы. Арырак – вахта. Анда бер төркем конвойчылар капка төбендәге өстәлдә домино уйный. И.Салахов