ДОЛОМИТ и. фр. Составында кальций һәм магнезия булган аксыл сары төстәге минерал (пыяла, керамика һ.б.ш. җитештерүдә кулланыла). Судагы төрле химик матдәләр һәм тозлар диңгез төбенә утыра. Шулай итеп, гипс, ангидрит, известьташ һәм доломит барлыкка килә. Кызыклы география. Әчелекне бетерү өчен, туфракка көзен тирес белән бергә доломит оны, сүндерелгән известь, ә инде алар булмаса агач көле кертәләр. Серле сандык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә