ДОКЫЛДА’У ф. «Док» авазын хәтерләтеп, өзек-өзек тавыш чыгару, тонык, саңгырау шакылдау, шапылдау Докылдап җибәрү Кинәт докылдый башлау Докылдап йөрү Анда-монда килеп докылдау Докылдап кую Кыска гына, бер тапкыр докылдау Докылдап тору Берөзлексез докылдау Докылдый башлау Докылдарга керешү Докылдый бирү Бернигә карамастан докылдавын дәвам итү, һаман да докылдау Докылдый төшү Тагы да докылдау |