ДОКУМЕНТЛАШТЫРУ ф. 1) Документлап кую. Оператив-тикшерү төркеме белән, яңадан-яңа җинаятьләр буенча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китү, җинаятьчене «кайнар эз» буенча тотып, аның законсыз эшләрен исбатлаучы дәлилләрне документлаштыру – болар барысы да тикшерүче өстендә. Шәһри Казан

2) Документлар (1 мәгъ.) белән раслау, документлар белән нигезләү. Без федераль бюджеттан килгән субсидияләрне документлаштыру белән генә шөгыльләнәбез. Ватаным Татарстан

Документлаштыра бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы документлаштыру; раслый торган документларны акрынлап тулыландыру

Документлаштыра башлау Документлаштырырга керешү

Документлаштырып кую Документлаштыруга ирешү, алдан документлашкан хәлгә китерү. «Күчтәнәч» кулдан-кулга күчү белән, алыш-биреш ясалачагын алдан ук белеп торган оперлар килеп кереп, урындагы кеше тарафыннан ришвәт алу очрагын документлаштырып куя. Безнең гәҗит

Документлаштырып бетерү Барысын да документлаштыру

Документлаштырып йөрү Әле, хәзерге вакытта документлаштыру белән шөгыльләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә