ДОКУМЕНТ и. лат. 1) Нәрсәне дә булса раслый яки берәр нәрсәгә хокук бирә торган рәсми эш кәгазе. Эш урыныннан алынган документ 2) Кешенең шәхесен раслаган язма, таныклык (паспорт, белешмә һ.б.). Казанга исән-сау әйләнеп кайтуыма ифрат шатланган әниемнең хуплавы һәм изге теләге белән бик тиз арада кирәкле документларны барлыйм, анкета тутырам һәм, кайтуыма атна-көн узмый, үзем керергә теләгән институтка йөгерәм. А.Расих. [Маруся:] Документыгызны аскы катта часовой караган булыр. Н.Исәнбәт 3) Нинди дә булса вакыйганы тарихи раслау көченә ия булган язмача акт, грамота. Суд документлары. Шәһәр советы сессиясе документлары 4) Тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр белән бәйле булган әдәби әсәр, рәсем, язма. Архив документлары |