ДО’КТОР и. лат. 1) сөйл. Табиб, врач; медицина хезмәткәре. [Равил:] Син безнең --- авылыбызның докторы түгелме соң? – Әйе, мин фельдшер. З.Хәким. Докторның һичбер сүзенә гамәлән һәм игътикадән карыша алмый иде. Ф.Әмирхан

2) Диссертация яклау нигезендә бирелә торган иң югары гыйльми дәрәҗә һәм шул дәрәҗәгә ия булган кеше. Бу әлеге дә баягы доктор Джек Мотон иде. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә