ДОГАЛЫК и. 1) Дога тексты. Догалыклар укый-укый, әллә кемнәр әткәемә ап-ак күлмәк кидерәләр. Һ.Такташ. Хәзрәт, килеп, Галиәкбәр агайның баш очына утырып, авыз эченнән бер-ике догалык укыды. Ш.Маннур

2) Догалар язылган кәгазь (китап һ.б.ш.); догалар җыентыгы. Мәчет сурәте төшкән кара пыялалы догалыклар да почмак якка күчкән иде. Мөштәри догалыкларны алып, акча биреп чыгып киткәннән соң, китапчы мыек астыннан гына көлеп калды... Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә