ДОГАЛЫ с. 1) Дога язылган, дога укылган, догасы булган, дога әйтелгән. Аның артыннан әле генә үлемнең үзе белән очрашып, ниндидер сихерме, тылсыммы аркасында исән калган Тимерҗанның догалы сүзләре иярде. Г.Гыйльманов. Аны өшкертеп тә карадылар, догалы су да эчерделәр. Р.Вәлиев. – Менә шуны тот, – диде Айрат, муеныннан догалы бөтиен салып, – мин юкта ул-бу булса, ярдәме тияр. М.Кәбиров 2) Догада булган, дога укый (укыла) торган. Кем соң бу догалы кеше? Г.Гыйльманов. Ләкин бу йорт ана телле һәм догалы йорт булсын! Р.Батулла. Ләкин «кеше» дигәнең шундый догалы минутларда да гел кеше булып кала икән: бераз киткәч, кире борылып, рәшәткәнең каршы ягыннан изге теләкләргә чумган ул хатынга янә күз төшермичә булдыра алмадым. Ф.Хөсни. Бәгырькәемнең җаны Болгарга – догалы җиргә ашкына. Ватаным Татарстан 3) күч. Бәхетле, имин, бәрәкәтле. Халыкта да бит «догалы нигез», «тынгысыз нигез» дигән сүзләр бар. Татар заманы |