ДОГА и. гар. дини 1) Дини кешеләрнең, дин тотучыларның Аллаһыга аны мактап, аннан сорап, ялварып әйткән сүзләре. Төрки каганлыгы вакытында диндә сыйнфый бүлгәләнеш тә ачык чагыла. Халык һәм аксөякләр аерым дога кылганнар. Г.Дәүләтшин. Коръән укып, дога кылып, өемә фатиха биреп китәрсең. М.Әмир

2) Дин тотучыларның Аллаһыга, изгеләргә мөрәҗәгать иткәндә һәм дини йолалар вакытында әйтелгән сүзләре, махсус дини эчтәлектәге текст. Догалар язылган китап

3) Фатиха



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә