ДОВЕ’РЕННЫЙ и. рус сөйл. 1) иск. Кемнең дә булса исеменнән билгеле бер йомыш буенча эш йөртергә вәкаләте булган кеше; ышанычлысы. --- ул [Курамшин] заманында коммерческий училище бетергән, Уралдагы бер татар миллионерында доверенный булып эшләгән кеше икән. Ә.Еники 2) Дәүләт Думасы, Дәүләт һәм шәһәр советына сайлау кампаниясе вакытында сайлаучыларны депутатлыкка кандидат белән таныштыру өчен билгеләнгән кеше |