ДОБРОВО’ЛЕЦ и. рус сөйл. Сугыш вакытында, үзе теләп, армия сафларына алынучы кеше. Әле Сугыш башланмаган, Әле Тыныч тора сезнең сафыгыз, Ә шулай да Мине бүгеннән үк Доброволец итеп алыгыз! Һ.Такташ. Пулемётчыларның берсе, сары сакаллы, сары мыеклы бер рус крестьяны, Якубның күн курткасын, аркасындагы винтовкасын, сакал баскан йөзен ялт кына күздән кичерде дә, сугыш күрмәгән берәр доброволец булырга кирәк дип уйлап, балаларга аңлата торган тон белән сөйләргә тотынды. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә