ДНЕВА’ЛЬНЫЙ и. рус сөйл. 1) Хәрби бүлекләрдә тәртип саклау, милеккә күзәтчелек итү өчен һ.б.ш. максатларда, бер тәүлеккә билгеләп куелган рядовой. Штабтан --- кулына ниндидер кәгазьләр тоткан дневальный чабып чыкты, ниндидер офицерларның тыз-быз йөгергәне күренде. Ф.Латыйфи

2) Кизү торучы, дежур. Дневальный «подъем» кычкыруга Уяу идек инде без мәгәр. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә