ДИЮ I ф. 1. туры һәм кыек сөйләмне контекстка бәйләп 1) Нәрсәне дә булса белдерү, әйтү, сөйләү, хәбәр итү кебек автор сүзе сыйфатында һәм автор сөйләме составында грамматик хәбәр булып кулланыла. – Сез үзегез дә каботажда эшлисез бит, – дип кабатлады боцман. М.Юныс 2) Үзеннән алда килгән сүзгә мөнәсәбәтле рәвештә «(шулай) атау, исемләү», «(шулай) карау» кебек мәгънәләрне белдерә. – Көт кызлардан ярдәмне! – Алай димә син. Килештек – син, шаярмыйм дип сүз бирдең. Шулай бит! З.Зәйнуллин. Кабатланмас, димә, Кабатлана Тарих, Кабатлана әле ничек кенә... Җ.Дәрзаман 3) «(Шулай) дип уйлау, фараз итү, чамалау» мәгънәсен белдерә. Менә авам, менә җимереләм дип торган салам түбәле иске каралтыны хәтерләткән гәүдәне бары кулындагы таяк кына тотып тора сыман. Р.Мөхәммәдиев 4) «Теләү», «ният итү, ниятләү» кебек мәгънәләрне белдерә. [Гыйлемхан] Үзенең туган нигезенә, шул нигездә төпләнгән бригадирга дип, атап ясады. Р.Мөхәммәдиев 5) юкл. форм. Үзеннән алда килгән сүзгә мөнәсәбәтле рәвештә, «аңа карамау», «аңа игътибар итмәү, «аның белән санлашмау, исәпләшмәү» кебек мәгънәләрне белдерә. [Газиз] Буш вакыт тию белән, кармакларын күтәрә дә Күәш буена йөгерә. Гел шулай. Җәй дими, кыш дими… Г.Гыйльманов 2. дигәннән, димәктән кер. сүз функ. 1) Сүзтезмә яки җөмлә составында. Динә, дигәннән, Мөнирә аңа икеле куйган... Т.Миңнуллин 2) Кушма хәбәр составында «ди» формасында йөри; әйтелгән сүзнең, фикернең кайдандыр алынганын күрсәтеп, «имеш» мәгънәсен белдерә. Яшәгән, ди, Арчада бер Кыш бабай... Сабантуй. Яшәгән, ди, бер урманда Нәни куян баласы. Г.Гыйльманов 3) Төрле сүзләргә, сөйләүләргә, мәгълүматларга ияреп, «шулай дип әйтәләр» мәгънәсен белдерә. Мао Цзедун сынын Борынгы Мисырның Фива шәһәре хакиме Монтуэмхет сыны янәшәсенә куйсаң, аларның гүя бер үк кешегә карап әвәләнгән кебек булуын күрергә мөмкин, ди. Ватаным Татарстан 4) «Шулай дип фараз итсәк», «болай дип уйласак», «шулай булган очракта» кебек мәгънәләрне белдерә. [Д.Сәфәров:] Түгәрәк өстәл, киңәшмә, семинар кебек рәсми очрашулардан чыккач, гадәттә, күңелне икеле-микеле уйлар бимазалый: очраштык, ди, сөйләштек, ди – шуннан нәрсә? Татарстан яшьләре 3. диярлек рәв. мәгъ. Үзеннән алда килгән, үзе караган, үзе бәйләнгән сүз белдергән эш-хәлнең күләме кимрәк икәнлеген, кимрәк булганлыгын аңлата. Безнең белән бер көндә диярлек өйләнештеләр. Ф.Баттал 4. дигән бәйл. функ. 1) Баш килешендә килгән исемне (сүзне) аерылмышка бәйләп, «шундый исемле», «шулай дип атала торган» мәгънәләрен белдерә. Гадел дигән малай Мирвәлинең үксез күңелен тулысынча яулап алган иде. Г.Гыйльманов 2) Юнәлеш килештәге исемне, алмашлыкны (сүзне) аерылмышка бәйләп, «берәүгә аталган, багышланган», «берәүгә яки берәр максатка билгеләнгән» мәгънәләрен белдерә. Балаларга дигән китаплар 3) дигәндә «Шуны алсак», «шул яктан караганда», «әлеге мәгънәдә» кебек мәгънәләрдә кулланыла, шул мәгънәләрне аңлата. «Аш» дигәндә – җан-фәрман, «эш» дигәндә – юк дәрман. Мәкаль. «Ашау» дигәндә, безнең Кәтүк – кызык кеше: тавык кебек, аннан бер чукый, моннан бер чукый, шуның белән аның тамагы тук. И.Гази 4) «Берәр кеше хакына», «берәр нәрсә өчен» дигән мәгънәләрне белдерә. Син дигәндә, дөнья йөзендә булган бар җанвар да көмәк бирергә каршы килмәс. Әкият 5) «Берәр вакыт арасы үтеп киткәндә», «күрсәтелгән, тиешле срок җиткәндә», «шул вакыт эчендә» мәгънәсен белдерә. --- ике-өч ел дигәндә, Микәй бөтен авылны көмеш сыман елык-елык килеп торган җылы, йомшак мамыкка төрде. Р.Мөхәммәдиев 6) «Нинди дә булса эш-хәл булды дигәндә генә», «берәр эш-хәл булыр алдыннан гына, нәкъ шул вакытта» дигән мәгънәләрдә кулланыла. Инде упкын читенә килеп җитәм дигәндә, инде ап-ак томан арасына соңгы тапкыр ташланам дигәндә, кинәт яр буенда мин аны күрәм. Ф.Бәйрәмова 7) дип Баш һәм юнәлеш килешендәге сүздән соң килеп, «шуның хакына», «шуның өчен» кебек мәгънәләрне белдерә. Хатын дип, хатынның туганнары, балалар дип, узган да киткән вакыт. Р.Мөхәммәдиев 8) Юнәлеш килештәге сүздән соң килеп «шуның өчен», «шуңа атап» мәгънәсен белдерә. Биюш бияне алып кайтырга дип килгән иде, әмма, йөгән кигезгәндә, атның чирәмне «ашап калыйм» дигәндәй ашыгыбрак кимерергә тотынуын --- күргәч, ашыктырмаска булды, түмгәккә таянып, колынның тамашаларын онытылып күзәтә башлады. М.Хуҗин 5. дигән терк. функ. 1) Баш җөмлә белән иярчен аергыч җөмләне терки. Расчёттан соң, иртәгә китәсе дигән көнне, иптәшләр белән бераз төшердек тә урамга чыгып киттек. Ф.Хөсни 2) дигәндәй Еш кабатлана торган тәгъбирләрне (сүзләрне яки җөмләләрне), канатлы гыйбарәләрне, мәкаль-әйтемнәрне сөйләмгә кертеп, ялгау чарасы буларак кулланыла. Зөфәр абый урыныннан кузгала, менә тагы бер кич узды дигәндәй, тирән сулыш ала, көрсенгәндәй итә ---. Р.Мөхәммәдиев 3) дип Гадәттә кыек сөйләм формасындагы тәмамлык җөмләне баш җөмләгә терки. Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Г.Ибраһимов. Җеп оеклар кигән ике аягын салындырып, караватта утырды апа. Дога кылдык. Сорый: «Сине бик каты авыргансың дип ишеттек. Хәзер ничек соң хәлләрең?» З.Зәйнуллин. Березниковски районыннан түбән таба урында безне киселгән агачларны суга төшереп агызырга куйдылар. Анда 2 ел эшләгәннән соң, сугыш чыккан икән дип ишеттек. Ф.Бәйрәмова 4) Максат җөмләне баш җөмләгә терки. [Гайфулла белән Сәйфулла] Зыбау аермасына җитәләр. Хәл алырга дип, шул аермадагы ялгыз карама күләгәсенә утыралар. М.Кәрим. Суд ишегеннән чыккан утырышчылар, нәфрәтле күз карашларын Нәзирәгә төбәп, дәшми генә таралышканда, алар да ишетсен дип, юри кычкырып әйтте бу сүзләрен ---. Кәеф ничек? 5) Сәбәп җөмләне баш җөмләгә терки. Без аларны [журналларны], балалар ертып бетермәсеннәр дип, утын сараена яшердек. Р.Мостафин 6) Диалогта: әңгәмәдәш сүзен өлешчә кабатлап җавап биргәндә, кереш сүз, сүзтезмә яки җөмлә буларак, алда әйтеләчәк сүзләрне теркәү өчен кулланыла. Фатир алгансың икән? – Фатир дип, бер бүлмә инде 6. кис. функ. 1) ди Риторик сораулы, иронияле җөмләләрдә инкяр итүне куәтләп килә. Сорады, ди! Төнге смена туры килмәгән булса, үзе, ялынып, басуга чыгар иде әле. Ф.Садриев 2) дигәч Кабатлап әйтелгән сүзләр арасында килеп, катгыйлык төсмерен өсти һәм әйтелгәннәрне куәтли. [Хәбибрахман:] «Бармыйм» дигәч, бармыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның, кайда икәнен белмим. Г.Камал 3) дисеңме Үзе караган сүзгә басым ясап, «да, дә» мәгънәсендә килә. Таулардан ыжгыртып чабып төшүләр дисеңме, егылып киткәндә баш белән карга кадалулар дисеңме, агач араларыннан борыла-борыла төшкәндә, чаңгы астыннан кар бураннары уйнап калулар дисеңме! И.Гази 4) дисәң Кабатлап әйтелгән сүзләр арасында килеп, эчтәлекне куәтләп, ассызыклап, басым ясап килә. Ну, моңы дисәң дә моңы бу магнитофонның! Ф.Баттал ◊ Дигән сүз Кушма хәбәр составында килеп, нәтиҗә ясауны белдерә һәм «шуңа тиң», «шуның белән бердәй» дигән мәгънәне аңлата. Әлбәттә, бүтән телдән алынган барлык сүз үзгәрергә тиеш дигән сүз түгел, байтак кына сүзләр татар теленең законнарына бик мач киләләр һәм үзгәрмичә йөриләр ---. И.Гази |