ДИСТРОФИ’Я и. гр. мед. 1) Организмда матдәләр алмашы бозылуга бәйләнешле патологик процесс. Фән кыясын кимерү өчен, калорияле продукт ашау кирәк, дус кеше. Калория җитәрлек булмаган очракта, дипломга өстәп, дистрофия, гастрит ише нәрсәләрне дә алуың бар. М.Юныс. Дистрофия чире икенче мәртәбә шушында [заводта] аның якасыннан ала. Сөембикә. Авыру икенче чиккә ташлана: я бик куркыныч кырыс диетага утыра, я гомумән ашаудан тыела. Бу исә дистрофиягә китерә. Юлдаш

2) Педиатриядә: туклану озак вакыт бозылганда, балаларда була торган патологик халәт. Карындагы бала дистрофиясе. Яңа туган бала дистрофиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә