ДИСТИЛЛЯ’ЦИЯЛӘҮ ф. Куу юлы белән чистарту, сыек кушылмаларны эзлекле рәвештә куу юлы белән фракцияләргә, өлешләргә аеру. Халык табибы Г.Шаталова «Шифалы туклану» дигән китабында өй шартларында ничек итеп дистилляцияләнгән су әзерләү юлын өйрәтә. Сәламәтлек календаре. Минераль матдәләр дистилляцияләнгән суда тагын да азрак (алар анда юк чамасында). Татар мөселман календаре Дистилляцияләп бетерү Барысын да, гомумән дистилляцияләү Дистилляцияләп тору Әледән-әле, еш дистилляцияләү Дистилляцияләп чыгу Башыннан ахырына кадәр, беткәнче дистилляцияләү |