ДИСТИЛЛЯ’ЦИЯЛӘНҮ ф. Дистилляция үткән, дистилляция юлы белән чистартылган булу. Соңрак, комендант булып эшләүче татар абзые ярдәме белән, институт кафедраларына дистилляцияләнгән су ташып та аз-маз акча эшли башладым. Р.Вәлиев. Шешәләре төрле дару шешәләре булып, «самогон аппараты» дигәне дару ясау өчен дистилляцияләнгән су әзерләү аппараты булуы ихтимал. Гасырлар авазы. Иң чиста, иң саф су ул – дистилляцияләнгән су. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә