ДИСТӘЛӘП рәв. 1) к. дистәләгән. Ул аларның шатлыгына бер дә кушылмый, дистәләп яудырылган сөальләрнең кайберләренә күңелсез генә җавап бирә, күбесенә бер дә җавап кайтармый. Ш.Камал. Мондый хатларны минем энекәш буш вакытларында дистәләп яза иде. А.Шамов

2) Дистә, дистә итеп, унарлап. Дистәләп сату. Себеркене бауга дистәләп элеп кую



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә