ДИСТӘЛӘГӘН с. Бер дистә тирәсендәге, бер дистә чамасы; дистәдән азрак яки артыграк. Дистәләгән күзләр биюче егетнең җитез йөргән аякларына текәлделәр. М.Гафури. Элек бездә Габәши, Сәйдәш исемнәре белән генә чикләнелсә, хәзер дистәләгән яшь көчләр күтәрелделәр. М.Җәлил. Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның чит җирләрдә җирсеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар. Р.Мөхәммәдиев |