ДИСТӘ и. фар. 1) Ун берәмлек; ун данәне эченә алган санау-хисаплау берәмлеге. Әти-әниләреннән килгән бер дистәгә якын хат чыкты. М.Гафури. Шанлы кешеләр арасына тиң итеп чакырылудан туган горурлану хисенә инде дистә елдан артык күңел чоңгылында яшәгән икенче бер тойгы – шикләнү һәм икеләнү килеп уралды. Ф.Латыйфи. Дистә ярымлап тимер тырма, урам киңлегендәй араны иңләп, дулкын өстендә баргандай айкала-чайкала, җир өстенә кереп китте. Г.Бәширов

2) сөйл. Ун еллык, ун елга тигез гомер. Белем ягы да бик сай инде минем, яшем дә алты дистәнең өске ягына менеп бара. Г.Бәширов. Мал таба белүе белән шөһрәт алган, дөньяга таш ярып чыккан бу кеше, инде җиденче дистәне ваклаган булса да, һаман яшь күренә... Ф.Латыйфи

3) Күп урынлы санда ахырдан икенче цифр исеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә