ДИСТА’НЦИЯ и. лат. 1) Билгеләнгән ераклыктагы ара. Танклар билгеле дистанциядән ут ачтылар 2) спорт Старт белән финиш арасы. Якын дистанциягә йөгерү 3) махс. Һәртөрле транспорт юлындагы административ-техник бүленеш. Дистанция дежуры ◊ Дистанция саклау Үзара мөнәсәбәтләрдә билгеле бер ара булдыру, рәсмилек саклау. Ләкин Марсель дуслык белән үзен «бәйләп куярга» теләмәде бугай, һәрвакыт арада күпмедер дистанция саклады. Шәһри Казан. Дистанция тоту к. дистанция саклау |