ДИССОНАНС и. фр. 1) Шигырьдә: ким рифманың бер төре (тартыкларның гына туры килүеннән ясалган аваздашлык); киресе: консонанс

2) психол. Психик процессларның үзара бәйләнеше, бәйлелеге бозылу күренеше

3) күч. кит. Нәрсәнең дә булса көйлелеге, нормальлеге, тәртиплелеге бозылу күренеше. Кызның йөзендә шагыйранә серле елмаю көткәндә, акылга нигезләнгән бу сүзләр аңа, скрипка тавышына диссонанс керткән барабан тавышы төсле, урынсыз тоелды. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә