ДИССЕРТА’ЦИЯ и. лат. Гыйльми дәрәҗә алу максатыннан язылган фәнни хезмәт. Хәлимә Терегулова – «Качкын» буенча диссертация язган музыка тәнкыйтьчесе. М.Җәлил. Уңай шартлары булмаган бер бүлмәле квартирада ирем белән бергәләп ике бала үстерәбез. Үзем кандидатлык диссертациясе язам. М.Мәһдиев. Кандидатлык диссертациясен язар өчен бирелгән вакыт узса да, эш күренми. К.Латыйп |