ДИСПЕПСИ’Я и. лат. мед. 1) Ашкайнату эшчәнлеге бозылу. [Шомырт] Диспепсия, энтерит, инфекцияле колитлар, дизентерия вакытында бөрештергеч чара сыйфатында кулланыла. Татар мөселман календаре. Эч киткәндә (газлар күп килгәндә), диспепсия, бавыр һәм бөер авыртканда, кипкән алтынбаш үләнен төеп, порошок итеп --- кабул итәләр. Сәламәтлек календаре

2) Күкрәк баласында аңа бирелгән азыкның күләме һәм составы белән аны эшкәртүдәге физиологик мөмкинлекләре туры килмәү сәбәпле килеп чыккан авыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә