ДИСКРИМИНА’ЦИЯЛӘҮ ф. Гомум кабул ителгән хокукларны һәртөрле юллар белән чикләү, хокуклардан мәхрүм итү, тигезсезлек китереп чыгару (расасы, милләте, җенесе, сәяси яки дини карашлары буенча). Хатын-кызларның гражданлык һәм һөнәри ирекләрен дискриминацияләү ул заманның аеруча үткен, хәл ителмәгән мәсьәләләреннән берсе була. Тарих

Дискриминацияләп алу Озакка сузылмаган дискриминациягә дучар итү

Дискриминацияләп бетерү Бик нык дискриминацияләү

Дискриминацияләп тору Гел, һәрвакыт дискриминацияләү

Дискриминацияли бару Дискриминацияләүне акрынлап көчәйтү

Дискриминацияли төшү Тагын да дискриминацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә