ДИСКЛА’У ф. 1) а. х. Дисклы корал (сука, культиватор) ярдәмендә эшкәртү. Бодай басуын дисклау

2) Җыр һ.б.ш. әсәрләрне, эшкәртмәләрне дискка (5 мәгъ.) яздыру. Татар халык җырларын дисклау

3) информ. Нинди дә булса мәгълүматларны һ.б.ш. дискка (6 мәгъ.) яздыру. Фәнни хезмәтне дисклау

Дисклап алу Кыска вакыт арасында, тиз генә дисклау

Дисклап бетерү Дисклауны тәмамлау; барысын да дисклау

Дисклап бирү Нинди дә булса мәйданны һ.б.ш. кемнең дә булса соравы буенча дисклау

Дисклап йөрү Соңгы вакытта, хәзер дисклау белән шөгыльләнү

Дисклап кую Алдан дисклау

Дисклап тору Әледән-әле, еш дисклау

Дисклап чыгу Башыннан ахырына кадәр, беткәнче дисклау

Дисклый бару Рәттән, бер-бер артлы дисклау

Дисклый башлау Дискларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә