ДИСКВАЛИФИКА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Кемне дә булса билгеле бер эшчәнлек өлкәсендә сәләтсез дип табу, квалификациясеннән мәхрүм итү 2) Әхлак нормаларын, гомум кабул ителгән таләпләрне бозган спортчыны (яки спорт командасын), вакытлыча, ярышта катнашу хокукыннан мәхрүм итү. Танылган биатлончылар Альбина Әхәтова, Дмитрий Ярошенко һәм Екатерина Юрьеваны «эритропоэтин» дигән препарат кулланганнары өчен дисквалификацияләделәр. Кәеф ничек? Дисквалификацияләп бетерү Тулысынча, барысын да дисквалификацияләү Дисквалификацияләп тору Әледән-әле, еш дисквалификацияләү |