ДИСК и. гр. махс. 1) Яссы түгәрәк формасындагы тәлинкә; шундый формадагы әйбер

2) Нинди дә булса җайланма, машинаның шундый формадагы детале. Яки менә урамдагы телефон-автоматлар. Берсенең трубкасын күтәреп карыйсың – тып-тын, икенчесен күтәрәсең – пипелдәп тора, өченчесенә киләсең – трубкасы юк, дүртенчесенә йөгерәсең – сан җыя торган дискысы төшкән. Ф.Баттал

3) спорт Ыргыту өчен хезмәт итә торган яссы формадагы гимнастик әсбаб

4) хәрби Кул пулемёты, автоматның патроннар сыйдыра, патроннар куела торган өлеше (магазины). Автомат дискы

5) Гадәттә, тавыш язылган, әйләнә торган грампластинка. Магнитофон дискы үзенә бертөрле җиңелчә шау чыгарып әйләнә дә әйләнә. Э.Касыймов. «Сак-сок» төркеменнән музыкантлар – хатыны белән Марат Сәйфетдиновлар килгән иде, алар Германиядә минем җырларымнан диск чыгардылар. Сөембикә

6) информ. Күпчелек очракта «магнит дискы» сүзтезмәсендә килеп, «мәгълүматлар язылган җайланма», «дискета», «винчестер» сүзләрен аңлата



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә