ДИСГАРМО’НИЯ и. гр. кит. 1) муз. Гармония бозылу, авазларның яңгырашы, аһәңе бозылганлык, диссонанс; гармониясезлек

2) күч. Ярашмаучанлык, татулык булмау, үзара килешмәүчәнлек, көйсезлек. «Безнең бик нык яшисебез килү теләге картлык зәгыйфьлеге һәм гомер кыскалыгы белән сыешмый. Бу – үлем табигатенең иң зур дисгармониясе», – дигән иде күренекле биологыбыз И.Мечников. Могҗизалар энциклопедиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә