ДИСБЕ и. гар. дини 1) Аллаһы Тәгаләне зурлап, мактап һәм аңа шөкер кылып әйтелә торган сүзләр, догалар («сөбханаллаһ», «әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр», «лә иләһә илләллаһ» һ.б.ш.) 2) Тәсбих сүзләрен кабатлый-кабатлый тарту өчен, төрле төшләрдән (мәс., хөрмә җимеше төшеннән), миләш агачыннан һ.б. материаллардан муенса рәвешендә махсус ясалган, Аллаһының эпитетлары санынча, туксан тугыз төштән торган, уртасында «мулласы» (аерым зуррак төше) булган төймә; тәсбих. Дисбе тарту |