ДИРҺӘМ и. гар. 1) Мароккода һ.б.ш. гарәп дәүләтләрендә акча берәмлеге һәм шул бәядәге вак акча. Айрат Ситдыйков казылмасындагы кебек, шундый ук табылдыклар һәм шул ук чорга караган биналар янында алар белән бер комплекс тәшкил иткән дирһәм дә табылса, әлбәттә, абсолют датаны да билгеләргә мөмкин. Ә.Мөхәммәди. Казан Кремлендә табылган чех монетасы һәм гарәп дирһәменә нигезләнеп, галимнәр безнең башкалабызга 1000 яшь булуын ачыкладылар. Салават күпере 2) Мисыр һәм Суданда: кыйммәтле металларны үлчәү берәмлеге (3,12 граммга тигез). Казан-йорт казнасына керәсе бер генә дирһәмең дә дошманыңа мәгълүм булмасын. Ф.Латыйфи |