ДИРЕ’КЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса оешма, учреждение яки уку йортының директор кул астындагы (җитәкчелегендәге) идарә органы. [Рашат:] Син нәрсә?! Әллә син анда базар дирекциясе дип беләсеңме?! Ф.Садриев. [Әхтәр Әхсәнович:] Паркы булгач, аның дирекциясе була, контора кирәкме? Кирәк! Ф.Баттал. Авыл укытучысын мәктәп дирекциясе гомернең гомер буена, ата-аналар белән эшләү җитми, дип каһәрләп тора. М.Мәһдиев 2) Шушы идарә урнашкан бина яки бүлмә. Дирекциядә җыелыш үткәрү. Дирекциягә җиһазлар алу |