ДИРЕ’КТОР и. лат. Нинди дә булса оешма, учреждение яки кайбер уку йортының җитәкчесе, башлыгы. Гата нык каушады. Бу минутта Мәрфуга Җир шарының директорына охшаган иде. З.Хәким. [Нариман:] Сез егерме биш яшьлек мәктәп директоры, минем кызымның укытучысы. Т.Миңнуллин. Бу кырыкларга җитеп килгән таза, мәһабәт кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә