ДИРБИЯ и. 1) Көнкүреш җиһазлары, хуҗалык кирәк-яраклары, эш әсбаплары һ.б.ш. Ярмөхәммәт кипшергән дирбияләрне учактан читкәрәк күчерә. Р.Батулла. Ат җигү дирбияләре. Уку дирбиясе

2) Сугыш кирәк-яраклары

3) Аш-су әзерләү өчен кирәк булган һәртөрле азык-төлек һәм тәмләткечләр. Дирбиясе җитешле булса, бәлеш тәмле була. Дирбиясе булса, барын да пешереп була

4) Мал-туар, кош-кортны үстерү өчен кирәк булган азык һ.б.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә