ДИПЛОМЛЫ с. Диплом (1–3 мәгъ.) алган, дипломы булган. Хәзер һәр дипломлы кешене югары күтәрү гадәте бетеп килә. М.Юныс. Параллель классларда, Гарәфи белән янәшә торып, шул ук фәннән дипломлы бер егет укыта башлады. Ф. Баттал. Дипломлы врачлар, магний белән кайбер нерв авыруларын дәваларга мөмкин, дигән нәтиҗәгә киләләр. Могҗизалар энциклопедиясе |