ДИПЛОМА’ТИЯ и. фр. 1) Дәүләтнең тышкы сәясәтен тормышка ашыру буенча хөкүмәт тарафыннан алып барылган рәсми эшчәнлек. Аның петлицасындагы йолдызлар бу кешенең дипломатия генералы икәнлеген күрсәтә иде. М.Юныс. Дипломатия эше. Дипломатияне җайга салу 2) җый. и. Дипломатия эше белән шөгыльләнүчеләр, шул өлкәдә эшләүчеләр; дипломатлар (1 мәгъ.). Шул уңайдан мин – Азия илләренең берсендә АКШның дипломатия вәкиллеген җитәкләүче дипломат – Көнчыгышны өйрәнүче танышымнан АКШта Татарстанга карата булган мондый кызыксынуның нәрсә белән аңлатылуын сорадым. Татарстан 3) Берәр максатка ирешү өчен кулланылган осталык, сизгерлек |