ДИПЛОМАТ I и. фр. 1) Дипломатия (1 мәгъ.) эшен башкаручы; дәүләтнең халыкара мөнәсәбәтләре өлкәсендә хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән вазифалы кеше. Дипломатның карашы минем тишелә башлаган чалбарымнан, төсен югалткан яшькелт күлмәгемнән шуышып узды. М.Юныс. Россия проблемаларын яхшы белүче Америка дипломаты, татаристика белән кызыксынуның арта баруына 90 нчы еллар башларында Гарвард университетында ике күренекле шәхеснең – доктор Ә.Кәримуллинның һәм президент М.Шәймиевнең чыгышлары этәргеч булды, диде. Татарстан 2) күч. Кешеләр белән бик оста аралаша белүче, үтә нәзакәтле кеше |