ДИПЛОМ и. фр. 1) Берәр уку йортын тәмамлау яки берәр исем һәм дәрәҗә алу турында рәсми документ; таныклык. Ике шатлык бергә якынлаша. Тиздән, институтны тәмамлап, укытучы дипломы алабыз. И.Салахов. Диплом өчен генә укучылар стационарда да җитәрлек... М.Юныс. Институтны «кызыл диплом» белән тәмамладым. Армиядә хезмәт иттем. Татар мөселман календаре

2) Нинди дә булса оешманың, аерым бер кешенең теге яки бу эшкә (мәс., тегүчелеккә) хокукын раслаучы рәсми документ

3) Берәр төрле ярышта, күргәзмәдә, конкурста һ.б.ш. ирешкән күрсәткечләр, яулаган уңышлар өчен бүләк, приз рәвешендә бирелгән таныклык. Искәндәр председатель кулыннан эченә йөз сум салынган конверт һәм лауреат дипломы алды!.. Ф. Баттал. [Бәйрәмдә] Еллык эшкә йомгак ясала, чемпионнар ачыклана, --- почёт дипломнары, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Яшәү яме

4) сөйл. Югары, махсус урта белем бирү уку йортын тәмамлап, таныклык-диплом алыр алдыннан эшләнә торган мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эше, техник проект һ.б.ш. Диплом яздыру. Диплом яклаучы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә