ДИҢКЕТҮ ф. диал. Ардырту, алҗыту; ялыктыру, теңкәгә тию. Чорның нефть дигән гыйфрите безнең тыйнак, гүзәл Ыкны да күп газаплады, диңкетте. Ә.Дусайлы Диңкетә башлау Диңкетергә тотыну. «Казыган чакта көрәк сабының уртасыннанмы, очыннанракмы тотарга кирәк?» – кебек сорау куеп һәм шул юнәлештә бәхәс укмаштырып диңкетә башлый. Р.Зарипов |