ДИҢГЕЗ и. 1) Дөнья океанының коры җир, су асты калкулыклары белән әйләндереп алынган бер өлеше. Боз таулары арасында һәм диңгез уртасында менә дигән бер кечкенә шәһәр төзеделәр. А.Алиш. Илнең көнчыгыш ягында, Зур тауларның аръягында Бар бер зур диңгез. Ә.Исхак 2) Әчкелтем тозлы сулы зур сулык 3) күч. гадәттә тарт. форм. Күп урын, зур мәйдан биләп торган, күплекне белдергән объект. Бу якта аллы-гөлле, кызыллы-яшелле чүпрәк диңгезе үзалдына дулкынланып тора – болар хатын-кызлар. Г.Ибраһимов. Сыздыр тагын, моңга бай син, син – көйләрнең диңгезе. Ә.Ерикәй. Көн арты көн уза торды, аларның һәрберсе аны нәфрәт диңгезенең эченәрәк сөйрәделәр. Ф.Садриев ◊ Диңгездән бер тамчы Бик аз дәрәҗәдә. Диңгез кормаган диал. Нигез кормаган, гаилә булдырмаган. Диңгез тубыктан Ваемсызлык, гафиллек, бернәрсәгә дә ис китмәү күренеше. --- ярты сәгать дигәндә, Гүзәлгә диңгез тубыктан иде инде. Г.Гобәй. Диңгез якасында торып сусау Мөмкинлекләрдән файдалана белмәү. Диңгез якасында торып, без сусамыйк. Хөрриятнең диңгезләре ташый имди. Г.Тукай |