ДИНСЕЗ с. 1. Дин тотмаган, дингә ышанмаган; Аллаһның барлыгын һәм берлеген танымаган. Динсез идем, Шуның өчен дә бит Әткәй мескен кулын ташлады ---. Һ.Такташ. Динсез яшәүнең һәлакәт икәнен аңлап, бүген хөкүмәт тә дин тотарга бөтен мөмкинлекләрне дә диярлек бирде. Татар мөселман календаре

2. и. мәгъ. Шундый кеше. Динле белән динсезләр сугышын аңлап та була. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә