ДИНИ с. гар. 1) Дингә бәйле карашлар белән сугарылган; дингә ышануга нигезләнгән. Татар әдәбияты да бу иҗтимагый көрәшнең бер тәртәсенә җигелде һәм сәхнә аша тарихи җәһаләт, милли тәгассый, дини хорафатлардан шаркылдап көлү, --- кызларның азатлыкка чыгу хәрәкәтләрен җырлый, мактый башлады. Ф.Бурнаш

2) Дин исеменнән эшләнгән; дингә караган, дингә мөнәсәбәтле, дин белән бәйле. Дини бәйрәмнәребез дә, милли бәйрәмнәребез дә – милләтнең тотанагы, аның яшәеш чаралары. Татар мөселман календаре. Шуңа мөнәсәбәттә уйгур телендә күп кенә дини китаплар да тәрҗемә ителә. Әдәбият

3) к. динле. Муллахмәт абзый – --- дини карт, атын ашатып кергәч, намаз уку белән мәшгуль. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә