ДИНДАРЛАНУ ф. 1) Диндарга әйләнү, диндар булып китү. Әмма бу охшашлыкка карап кына, хатадан хали булмаган адәм баласы, үтә диндарланып, Болгар җыенын кире кагарга тиеш түгел, миңа калса. Ватаным Татарстан 2) Динле булып кылану, суфыйлану Диндарлана бару Көннән-көн ныграк диндарлану; акрынлап диндарлыгы арту Диндарлана башлау Диндарланырга тотыну Диндарлана төшү Бераз диндарлыгы арту Диндарланып бетү Тәмам диндарлану, бөтенләй диндарга әйләнү Диндарланып җитү к. диндарланып бетү Диндарланып китү Нинди дә булса этәргеч сәбәптән соң диндарга әйләнү |