ДИН и. гар. 1) Аллаһы Тәгаләнең, гомумән, нинди дә булса югары көчләрнең чынлап та булуына, барлыгына ышану, инану белән бәйле халәт; русчасы: вера. Укучылар арасында милли мәдәният, тарих, ислам дине белән кызыксынучылар саны күп. А.Низамов

2) Алла, фәрештә, төрле рухларның һ.б.ш. табигатьтән өстен көчләрнең булуына ышануга нигезләнгән карашлар, күзаллаулар системасы; русчасы: религия. Ул инде ялгыз инсаниятнең бер кисәгенә, үзе илә гайн каннан, гайн диннән булган бер кыйеменә генә түгел, бөтен мәзлум --- ач-ялангач әксәриятенә хезмәт итмәк булды. Й.Акчура

3) Кайсы да булса диндәге руханиларның һәм дин тотучыларның дини оешмасы. Дин белән хөкүмәт бәйләнеше

Дин дошманы иск. 1) Теге яки бу дини кануннарга, дини тәгълиматка гомумән каршы булган кеше; 2) Теге яки бу дингә, яисә шул динне тотучыларга каршы булган башка дин кешесе. Дин кардәше Бер диндәге кеше, диндәш. --- Себер-йортыбызны кяферләрдән сакларга кирәк, милләттәшләр, дин кардәшләр! Ф.Бәйрәмова. Диннән язу Динсез булу, диннән ваз кичү. Диннән язу – деннән язу. Әйтем. Дин тоту Дингә ышанып, дини йолаларны үтәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә