ДИМЛӘ’Ү ф. 1) Кешене нәрсәгә дә булса күндерергә тырышу, үгетләү. – Апа җаным, үзең дә утыр, әйдә, бергә-бергә эчик, – дип, үзе белән янәшәдәге урындыкка утырырга димләде аны Эльмира. Р.Мөхәммәдиев

2) Кемнедер, өйләнергә яки кияүгә чыгарга тәкъдим итеп, үгетләү. Үзе димләгән иде шул аны [Зәйтүнәне] Тимерҗанына... Ә.Еники

Димләп йөрү Әле, хәзер димләү белән шөгыльләнү

Димләп тору Һаман, һәрвакыт димләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә