ДИЛЕТАНТЛЫК и. Дилетантка хас сыйфатлар; дилетант булу. «Галим» исемен йөрткән кайберәүләр, үзләренә генә билгеле сәбәпләр аркасында, нәкъ менә шундый дилетантлыктан ерак китә алмыйча, «татарлар килмешәк монгол-татарлардан килеп чыкканнар» дип раслаучы татар-татар концепциясен тудырганнар. М.Зәкиев. «Табигатьне буйсындырырбыз» дигән сүзләр дилетантлык билгесе генә. М.Әхмәтҗанов |