ДИЛБЕГӘСЕЗ с. күч. Тыйнаксыз, тотнаксыз, котырынкы; үзен контрольдә тотмаган, законга, тәртипкә буйсынмаган. Татар әдәбиятында еш кына «бозык тәрбияле бер бай» яисә «дилбегәсез Себер сәүдәгәре» рәвешендәрәк сурәтләнгән Мәхмүт байның шәхси юмартлыгыннан да бер мисал китерик. Л.Хәмидуллин. Кызганыч, болар – меңгә бер очрый торган хәлләр түгел, дилбегәсез, йөгәнсез дистәләрчә әрәмтамак, беркайда эш тапмыйча, тәмам бозылып бетте инде. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә