ДИЛБЕГӘ и. 1) Җигелгән ат белән идарә итү өчен, йөгәнгә ике яклап беркетелгән озын бау, каеш яки брезент тасма. Туры айгыр, җилүдән туктап, акрын адымга күчте. Уралбай шәһәр эчендәге кебек дилбегәне дә йолыккаламый, камчыны да күтәрми, көр тавышы белән җырга мавыккан. И.Салахов. Көмеш дилбегә шикелле ялтырап яткан тимер юл ---. Ә.Еники. Моны «атлы» уйнарга дип дилбегә ишүче малайлар яхшы белә. З.Зәйнуллин

2) күч. гадәттә кыек форм. Җитәкчелек, хакимият; идарә итү хокукы. Акыл – дилбегә. Иясе хисләрен контрольдә тота һәм аларга юнәлеш бирә. Сәламәтлек календаре

Дилбегә буе 1) Борынгы озынлык үлчәү берәмлеге дилбегә озынлыгына тигез ара. Җыйнак гәүдәле ат күрше колхоз чабышкысын ким дигәндә дилбегә буе артта калдырган иде. Р.Мөхәммәдиев; 2) Бик озын. КамАЗның кадрлар бүлегендә минем кулыма дилбегә буе исемлек тоттырдылар. С.Таҗетдинов. Дилбегәне үз кулына алу Җитәкчелекне үз кулына алу, ныклык күрсәтү. Ниһаять, ул дилбегәне үз кулына алды. Дилбегәне (кулдан) ычкындыру Йомшаклык күрсәтү, җитәкчелекне йомшарту. Бу хәлнең озак дәвам итә алмаячагын белгән Савелий Кузьмич кайгысын, газабын читкә куарга тырышты, көймә башы буларак, дилбегәне ычкындырырга ярамый иде. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә