ДИЛӘНКЕ и. рус Кисү яки чистарту өчен билгеләнгән урман мәйданы. Бүген-иртәгә диләнкене ачабыз дип тора идек. --- диләнкене ачалар да, кемгә күпме кирәк, кисеп алып китәсең һәм вәссәлам... Ф.Яхин. Элек ул кадәр диләнкене пычкы-балта белән эшкәртү шактый кыенга төшсә, хәзер кисентекләрдә Финляндиядән кайтарылган «Харвестер» һәм «Форвардер» техникасы хакимлек итә. Ватаным Татарстан |