ДИКЪКАТЬ и. гар. 1) Фикерләү, күрү һәм тыңлау сәләтенең билгеле бер ноктага, берәр нәрсәгә төбәлгән булуы; игътибар. Тагын да әйтәм, шуның белән бергә бу дәвер, шөбһәсез, иң кыйммәтле, иң дикъкатькә лаек дәвер иде. Ф.Бурнаш. Чыннан да каз, башын кырын сала биреп, Иван поварга һәм аның кулындагы зур, үткен кухня пычагына бик дикъкать белән карап тора. Ә.Еники. Бу кыз, икенче курста укыганда ук, минем дикъкатемне яулап алды. М.Юныс

2) өндәү форм. Игътибарны көчәйтергә кушып әйтелгәндә кулланыла торган мөрәҗәгать сүзе. Дикъкать, тамашачылар!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә