ДИКТА’ТОРЛЫК и. 1) Идарә итү системасы диктатор вазифасында булу. Халыклар фикере белән санашмаган, киләчәкне бары тик диктаторлык күзлегеннән генә күзәткән И.Сталин әле 1918 –1920 елларда ук СССРның җимерелү нигезләрен салып калдыра. Р.Вәли. Миңа калса, Рәсәйгә теләсә нинди милли идея, система, идарә итү ысулы килешәчәк: монархия булсынмы ул, социализммы, капитализммы, парламентаризммы, хәтта диктаторлык режимы булса да ярый. Р.Мирхәйдәров. Мондый омтылыш идарә итүдә диктаторлык принципларын алга сөрүче дәүләтләрдә генә булуы ихтимал. Кызыл таң

2) Башкалар белән үз фикерен көчләп тагып, боерып аралашу яки хакимлек итү. Ә үзе Мәскәү оешмалары, аерым галимнәр белән һәрчак элемтәдә тора, һәркайсы аны, аның эшен, диктаторлык, мафиозлык хәрәкәтләрен дә күрә торып хуплыйлар иде. Ф.Зыятдинов. Минем үземә диктаторлык сыйфаты якын түгел. Ватаным Татарстан. Ул карап торышка да бик кырыс, хәтта диктаторлык сыйфатларына ия. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә